Тегермән тавы итәгендәге чишмә: исеменең килеп чыгышы һәм тарихы
Тегермән тавы астыннан бәреп чыккан чишмә — Бәчек авылы халкының иң кадерле һәм яратып йөри торган урыннарының берсе. Аның исеме дә очраклы түгел.
Элек-электән бу тау итәгендә өч тегермән булган дип сөйлиләр. Шуңа күрә халык телендә ул урын «Тегермән тавы» дип йөртелә башлаган, ә чишмә дә шул исемне алган.
Риваятьләргә караганда, тау астыннан ургылып чыккан саф су тегермән эшенә дә яраклы булган. Вакытлар узу белән тегермән юкка чыкса да, тау исеме сакланып калган, һәм чишмә дә бүгенгәчә шул тарихи атаманы йөртә.
Чишмәнең суы чиста, салкын һәм тәмле. Авыл халкы аны табигатьнең зур бүләге дип саный.
Чишмә тирәсе һәрвакыт тәртиптә тотыла, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Чишмә турында тагын бер матур риваять яши. Имеш, яшь киленнәр керләрен шушы чишмәдә чайкап кайтса, каенаналары моны шунда ук сизеп алган. Чөнки бу чишмә суында чайкалган кер аеруча йомшак та, хуш исле дә булган. Суының сафлыгы, салкынлыгы һәм табигый чисталыгы тукымаларга да үзгә бер җиңеллек биргән, диләр.
Бу риваять чишмәнең суы никадәр чиста һәм сыйфатлы булуын гына түгел, ә аның авыл тормышындагы әһәмиятен дә күрсәтә. Чишмә гади су чыганагы гына түгел, ул — халык хәтерендә сакланган тарих, гореф-гадәтләр һәм буыннар бәйләнеше символы.
Бүген дә «Бәчек авыла Тегермән тавы асты чишмәсе» авылының күрке һәм горурлыгы булып яши.
Видео: Чулпан Гыйсмәтуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев