Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Поэзия ае

Туган телем - иркә гөлем

***

Туган телем иркә гөлем булып,
Үсәрсеңме тәрәз төбендә?
Бишек җыры кебек назлы булып,
Калырсыңмы күңел түрендә?

Әби-бабам изге мирас итеп
Тапшырдылар саклап телемне.
Ә без менә ни дип әйтербез соң,
Оныкларга, киләчәк буынга?

Соң булса да әле җай табып,
Уяндылар милләт уллары.
Әнкәй җырын кабат искә төшереп,
Уйландылар татар кызлары.

Телсез калу нәрсә икәнлеген
Күңел белән аңлап өлгердек.
Ялгышларны төзәтергә тырышып,
Милләт хисен кабат тергездек.

Заман көзгесеннән тапны сортыйк,
Милләт төсе, йөзе күренсен.
Югалтучы түгел — яңартучы булып
Эзен калсын, халкым, тарихта!

Фәридә. Күлбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев