Туган тел – халыкның җаны
Поэзия ае

Туган тел – халыкның җаны

***

Татар теле — җанның көзгесе,
Халкыбызның рухи байлыгы.
Бу — күңелнең нурлы өлгесе,
Яшәешнең гүзәл сафлыгы.

Әткәй-әнкәй биргән зур бүләк,
Анда тарих, борынгы гадәт.
Һәр сүзендә тибә мең йөрәк,
Тел — безнең иң олы сәгадәт.

Саклыйк аны һәрбер адымда,
Мирас булсын килер буынга.
Яңгырасын дөнья алдында,
Нурлар сибеп яшәү юлына.

Алия Ногманова


Нет комментариев