Тел - халыкның үлемсез җаны
***
Җир шарында беркемнең дә мәңге калмый гәүдәсе,
Тик тел генә бездә яши – гасырларның көзгесе.
Бабайларның йөзе безгә бу көзгедә күренә,
Аналарның изге күз яше дә саклана бу көзгедә.
Бу көзге сынмый, ватылмый, ул – мәңгелек, ул нурлы,
Аны саклау – изге бурыч, аны сөю – иң зурлы.
Әгәр телне онытсаң, син үзең дә югалырсың,
Ялгыз каен үскән кебек, ялгыз җирдә калырсың.
Ялгыз каен – ялгыз гына, җилләр аны бөгәләр,
Телсез халык – ятим халык, аннан бары тик көләләр.
Тел – ул көч, тел – ул дәрман, тел – ул илнең нигезе,
Тел – ул халык күңеле, аның шатлык-кайгы бизмәне.
Кем телен сөйми, хөрмәт итми, шул үзен санламый,
Чөнки телдән башка кеше – кеше булып калмый.
Бу түгел көзге чәчәк, я булмаса күбәләк,
Телне сакла һәм югалтма, Ана сөте белән кергән бу иң изге бүләк!
Тел – халыкның үлемсез җаны, аны югалту – үлем.
Ногманова Айгөл Динәрис кызы, 17 яшь
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев