Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
Поэзия ае

Күңел кылы

(Тукайга ияреп)

Күңел кылым нечкә иде бугай
Еглый торгач шартлап өзелде,
Әйтте кылым: "Синең колың идем
Болай да бит күпме түзелде?!
Күпне күрдек, күпме кичердек без
Син уйнадың гомер сазыңда,
Ул чакларда мин мөкаддәс идем
Уйнап-көлеп синең каршыңда!
Ни кызганыч, артык чирттең ахры
Уймак чыкты соңгы уеннан,
Ярар инде бик тә туйган идем
Гарык булдым шайтан туеннан!
Бетте көчең, сынды кылычың да,
Албастылар басты, юк чара,
Кемнәр сине үз сафына алыр,
Оркестрга димен, бичара?!
Милләтеңнең саф сулышы сыман
Күңел кылың түзми өзелде,
Маңкортларың яңа кыллар өчен
Кабат чиратларга тезелде...
... И, мөкаддәс моңлы сазым диеп
Эндәшсәм дә сазым дәшмәде,
Шагыйрь сазы гына бик ерактан
Яшен ташы сыман яшьнәде...

30 ноябрь 2025 ел.
Ирек Сафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев