Хөрмәнең файдасы: сәламәтлек өчен 7 сәбәп
Юкка гына ураза тотучыларга аның белән авыз ачарга киңәш итмиләр. Көн дәвамында нинди дә булса ризыктан, димәк, кирәкле витаминнардан мәхрүм торган организм өчен әлеге җимеш иң файда бирә торганы. Әйе, инде аңлагансыздыр, сүз хөрмә хакында.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Аның шифалы үзлекләре турында беренче генә язуыбыз түгел, әмма, Рамазан аенда тагын бер кат исебезгә төшереп үтсәк, артык булмас, дидек.
Хөрмә – холестеринның югары дәрәҗәсе һәм артериаль кан басымы, йөрәк авырулары һәм инсультлар кебек сәламәтлек белән бәйле проблемаларны хәл итү турында сүз барганда могҗиза тудыручы.
! Аңарда организмга сәламәт калырга һәм төрле авыруларны җиңәргә ярдәм итүче файдалы матдәләр югары дәрәҗәдә. Без сезгә хөрмәнең сәламәтлек өчен иң мөһим 7 өстенлеген тәкъдим итәбез. Бу бигрәк тә анемияле пациентлар, йөкле хатын-кызлар һәм балалар өчен актуаль.
Нибары 100 г хөрмәдә якынча 0,90 мг тимер бар, бу таләп ителгән тәүлеклек норманың 11%ын тәшкил итә. Ә тимер – канда гемоглобин һәм эритроцитлар дәрәҗәсен көйли, кислород бирүне тәэмин итә.
1. ДИАРЕЯ БУЛДЫРМЫЙ. Хөрмәдәге калий диарея вакытында булыша. Ул эчәк флорасын торгыза һәм эчәклектә файдалы бактерияләр ясалуга ярдәм итә.
2. ЭЧ КАТУГА КАРШЫ КӨРӘШӘ. Төнгә чиста суга салып калдырыгыз, ә иртән барлыкка килгән сокны эчегез, ул эчәклекнең эшен яхшыртачак. Бу иң табигый эч йомшарткыч чара булып тора.
3. АВЫРЛЫКНЫ КИМЕТҮДӘ БУЛЫША. Хөрмә авырлыкны контрольдә тотарга һәм артык май туплануны булдырмый калырга ярдәм итә торган туклыклы матдәләргә бай. Нәтиҗә булсын өчен, аны ач карынга ашарга киңәш ителә. Җимештә холестерин юк, шуңа ябыгу өчен бик яхшы азык булып тора. Татлы булганлыктан, авырлык артмасын өчен, күп ашамаска кирәк.
4. ХОЛЕСТЕРИН КҮЛӘМЕН КӨЙЛИ. Хөрмә начар холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә. Ул кан тамырларын чистарта һәм йөрәктә майлар җыелырга ирек бирми, бу исә тромблар барлыкка килүне булдырмый кала.
5. ЙӨРӘК СӘЛАМӘТЛЕГЕ. Хөрмәдән максималь файда алу өчен, төнгә суга салып калдырыгыз. Иртән сөзеп, төшләрен алыгыз, шул суы белән болгатыгыз һәм көн дәвамыда эчегез.
6. КАН БАСЫМЫН КӨЙЛИ. Калийның бай чыганагы булып тора һәм составында натрий юк диярлек, шуңа хөрмә җимеше нормаль кан басымы дәрәҗәсен саклау өчен киңәш ителә. 5 яки 6 хөрмәдә 80 миллиграммга якын магний бар, ул кан тамырла рын киңәйтергә һәм кан әйләнешен яхшыртырга ярдәм итә.
7. ИНСУЛЬТ КУРКЫНЫЧЫН КИМЕТӘ. Хөрмә – нерв системасы өчен бик файдалы, һәм инсультларны булдырмый калырга ярдәм итә. Бу калийның югары булуы белән бәйле, көненә 400 мг һәм аннан да күбрәк кулланганда, инсульт куркынычын 40% ка киметергә мөмкин.
Үзегезне саклагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Бу финики тугелмени.Хормэ сару тостэ и зур була
0
0