Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Хәтер сандыгыгыз кышкы якты хис-кичерешләр белән тулсын өчен, кышын түбәндәгеләрне эшләп калырга кирәк:

1. Тимераякта шуарга

2. Чаңгыда шуарга
3. Текә таудан шуып төшәргә
4. Кар бөртекләрен авызга кабарга һәм боз сөңгеләрен яларга
5. Карда (аеруча яңа гына яуган карда) матур итеп аяк эзләре калдырырга
6. Карга ятып, кулларың белән селтәнергә
7. Боз сөңгеләрен бәреп төшерергә
8. Кар көртләренең тирәнлеген үлчәргә (балачакта өй артындагы кар тирәнлеген сәгатьләр буе үлчи ала идек)
9. Бөтен гаилә белән кар өстендә туп куарга (егылсаң да авыртмый, ләззәтен сөйләп бетерерлек түгел)
10. Каткан пыялага бизәкләр төшерергә
11. Кар бабай яки кардан башка фигуралар ясарга (аларны соңыннан буярга да мөмкин)
12. Кар атышып уйнарга
13. Кышкы урманда йөрергә
14. Агачны селкетеп, кар яудырырга
15. Бияләйдәге кар бөртекләрен күзәтергә
16. Авыздан пар чыгарырга
17. Табигатьтә "кайнар" очрашу уздырырга (бер термос чәй яки тагын да кыздыргычрак эчемлекләр белән)
18. Кар көрәргә (эч пошыргыч физик күнегүләр ясаганчы)
19. Бер-береңне кар көртенә аударырга
20. Балаларны чанада йөртергә
21. Елга (буа) аша җәяү чыгарга
22. Өйгә чыршы яки нарат ботаклары алып кайтырга (салкында алар хуш ислерәк)
23. Кар яуганын карарга (сихерли һәм ыгы-зыгыдан арындыра)
24. 20 градус салкынлыкны күрсәтә торган градусникка карап, чиксез канәгатьлек хисе белән өйдә чәй эчеп утырырга һәм әле генә пешеп чыккан ризык исеннән ләззәтләнергә
25. Төн уртасында уянып, төнме я иртәме дип буталырга 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X