Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Вируслардан саклану өчен дөрес аша

Испания галимнәре вируслы инфекцияләрдән саклану өчен туклануга игътибарны көчәйтергә киңәш итте.

Исемлеккә бактерияләр һәм микробларга каршы тору сәләтенә ия сарымсак, Е витаминына бай миндаль чикләвеге, антиоксидантларга бай караҗиләк (черника) кергән.
Табиблар иммунитетны ныгыту өчен тавык шулпасы, брокколи, цитруслылар, шпинат, гранат, майлы балык, кара шоколад ашарга киңәш итә. Шулай ук имбир, куркума, яшел чәйнең иммунитетны ныгыту үзлеге расланган. 

Иммунитетның төп дошманы - шикәр. Канда шикәр күп булганда, лейкоцитлар эшчәнлеге начарлана. Моннан тыш организмда зарарлы бактерияләр, яман шеш күзәнәкләре үрчү өчен уңайлы мохит барлыкка килә. Спиртлы эчемлекләр иммунитетны җимерә. Спирттагы токсиннарны таркату бавырга көчәнеш китерә, акрынлап иммунитет какшый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев