Виноград үстерү серләрен ачабыз
Казанда яшәүче Илсур Сафин бакчасында 18 сортлы виноград үстерә.
Ул виноградны иң җайлы җәйге үрчетү ысулы белән таныштырды.
"Виноград үстерү белән 15 еллап шөгыльләнәм. Җәен берьеллык ботакларны җиргә бөгеп, күмеп куям. Киләсе язга аларны казып алып, теләгән урынга утыртырга мөмкин. Бик нык булалар. Тагын бер сере: хатын-кыз исеменә охшаган сортларга (мәсәлән, “Лора”, “Виктория”) җимеше күп булсын өчен пар кирәк", — ди бакчачы.
Бакчачы виноградын иртә язда “Тиовит джет”, “Хом” кебек препаратлар белән эшкәртә. “Профит голд” чирләрдән саклый.
"Чәчәк атканда, җимешләнгәч, 10 л суга 5 г исәбеннән бор кислотасы кушып, өстән сиптерәм. Ул серкәләнү өчен генә түгел, куакларны зарарсызландыру өчен дә яхшы. 10 л суга 50 г чәй содасы, марганцовка эремәсе сиптерү сезонлы чирләрдән саклый", — ди ул.
Чыганак: Ирек мәйданы
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев