Августта җыеласы үләннәр һәм тамырлар
Дару үләннәрен коры һава торышы булганда, иртәнге сигез белән тугыз арасында, чык кипкәч җыялар. Савытыгыз сулый торган булсын.
Үләннәр: мәтрүшкә, бәбкә үләне, сары мәтрүшкә, төтәч (дымянка), алтын камчы (золотарник), алтынбаш (золототысячник), тукранбаш, әрем, саз киез үләне (сушеница), меңъяфрак.
Чәчәкләр: үлмәс гөл, сыеркойрык (коровяк), гөлбадран, ромашка, баллы баба (яснотка).
Яфраклар: карлыган, гөлҗимеш, алмагач, сәрби, бака үләне.
Җиләкләр: барбарис, нарат җиләге, аю баланы, күк җиләк, кара бөрлегән, мүк җиләге, эт шомырты, шомырт, гөлҗимеш, соңгы карлыган.
Орлыклар: әнис, петрушка, шайтан таягы, тмин.
Тамырлар: кызылбаш, йонча гөл, шома көпшә, бөдрә кузгалак.
Игътибар!
Ә теләсә нинди үләнне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәклеген онытмагыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев