Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

«Улларыңа хәзер үк әйт: берегездә таш пулатлар булачак, ә икенчегездә бернәрсә дә булмаячак»

Бер байның ике улы булган. Беренчесен ул яраткан һәм барлык эшен, мөлкәтен аңа калдырырга уйлаган, ә кечесен акылсызга санаган һәм мирассыз калдырырга теләгән.

Байның хатыны ике улын да бертигез яраткан һәм аларның берсенең хәерче тормышына калуына бик тә йөрәге әрнегән. Шулай кайгырып утырганда, яныннан бер карт узып бара икән. Ул уйга баткан хатыннан моңсулыгының сәбәбен сораган.
– Мин сиңа ничек ярдәм итәргә кирәклеген беләм. Улларыңа хәзер үк әйт: берегездә таш пулатлар булачак, ә икенчегездә бернәрсә дә булмаячак, диген. Хатын шулай иткән дә.
Кече угыл шунда ук гыйлем туп­ларга һәм һөнәргә өйрәнергә ерак илләргә юл алган, ә олысы әтисе янында калган.
Күп еллар узган. Олы угыл мирасны алган һәм тиз арада туздырып та бетергән. Ә кечесе тырышып-тырмашып яшәргә өйрәнгән һәм бай кешегә әверелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев