«Үлем өчпочмагы»: Борын эчендәге йонны йолку җитди авыруларга китерергә мөмкин
***
Фото: ясалма интеллект
Лор-хирург Тоня Эл Фармер, борындагы йонны йолку җитди куркыныч белән янарга мөмкин, дип белдергән.
Аның сүзләренчә, бу гадәт куркыныч инфекцияләргә китерә ала, чөнки борын «үлем өчпочмагында» урнашкан.
Битнең бу участогында баш миенең тирән структуралары белән бәйле кан тамырлары бар. Бу зонада тире җәрәхәтләре инфекциягә юл ача ала. Тиредә яшәүче алтынсу стафилококк һәм стрептококк – аеруча куркыныч. Әгәр алар канга эләксә, бу – шешү, кызару һәм хәтта җитдирәк авыруларга китерергә мөмкин.
Фармер билгеләп үткәнчә, инфекция сепсис яки тромбозга китерә ала. Борындагы йонны йолку гына түгел, ә бетчәләрне сыту, киселү, борынны тишү дә проблемалар тудырырга мөмкин.
Табиб бу өлкәнең бик сизгер булуын, шуңа күрә бик сак булырга кирәклеген искәртә, диелә хәбәрдә.
Интертат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев