Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тычканнардан котыласы иде

Файдалы киңәш – акчадан кыйммәт

Тышта хәзер безгә генә түгел, күсе һәм тычканнарга да күңелсез, шуңа алар да җылы эзләп кешеләр янына елыша – бакча-кыр­лардан өйләргә, амбарларга күченә. Тик менә кешеләр генә андый кунак­ларга шат түгел шул. Тизрәк котыласы килә.

Тычканнарны куркытуның халык төрле ысулларын куллана, без аларның күбесен газетабызда бастырган да бар инде. Менә тагын берничәне тәкъдим итәбез. Ул корткычлардан котылу өчен әз булмас.

Мәсәлән, бүлмәләрнең (корылмаларның) перимет­ры буйлатып көл сибеп чыксагыз, тычканнарның анда керәсе килмәс, чөнки ул аларның тәпиләрен «ашый». Башка ысуллар әлеге җан ияләре яратмаган ис куллануга нигезләнгән.


Үләннәр җыелмасы. Тукымадан тегелгән янчык­ка киптерелгән бөтнек белән ромашка тутырып, ашамлыклар арасына куялар. Тычканнар аларның исен сизә һәм азык-төлеккә кагылмыйча да борылып китә.


Башлы суган. Аның исен тычканнарның җене сөйми. Төрле урыннарга туралган суган куеп чыксагыз, корткычлардан җилләр исәр.


Дәфнә яфрагы. Шулай ук исен яратмыйлар. Үләннәр җыелмасы кебек куллана аласыз.


Эфир майлары. Өй җиһазларын майласагыз, аның исе булган җиргә тычканнар борын да тыкмас.


Уксус эссенциясе. Кимерүчеләр йөри торган урыннарга әлеге сыеклык салынган савытлар куеп чыга аласыз. Тычканнар ул тирәдә күренмәячәк, әмма бу ис кешеләр өчен дә хуш түгел инде.


Нафталин. Әлеге көяләргә каршы күптәнге көрәш чарасы тычканнарга каршы да нәтиҗәле. Аны торф белән катнаштырып куярга була. Исе тычканнар өчен түгел, үзебез өчен дә күңел кайтаргыч.


Әрем. Аның «гөлләмәләрен» куйган тирәләргә тычкан килми. Кимерүчеләрне гөлбад­ран (пижма) исе дә яхшы куркыта.


«Вишневский» мазе. Үзенчәлекле исен тычканнар, шулай ук, өнәми. Мамык кисәкләренә мазьне сеңдереп, төрле урыннарга куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев