Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Туроператор җавап бирми: Шикаятьне кая һәм ничә көн эчендә язарга?

Сорау-җавап.

Фото: ясалма интеллект

Шикаять язаргамы-юкмы?

- Туристлык хезмәтләре күрсәткәндә кулланучылар хокукларының саклануына дәүләтнең кайсы органы күзәтчелек итә? Шикаятьне кая язарга?

- РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1852нче номерлы карары белән расланган Туристлык продуктын гамәлгә ашыру буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 28 нче пунктына нигезләнеп, бу Кагыйдәләрнең үтәлешен күзәтү Федераль кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) һәм аның территориаль органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Туроператор җавап бирмәсә

- Туниска баргач, мине йолдызлылыгы түбәнрәк булган кунакханәгә урнаштырдылар. Россиягә кайткач, мин туроператорга дәгъва яздым. Ике ай үтте, әлегә җавап юк. Туроператор аны ничә көн эчендә карарга һәм җавап бирергә тиеш?

- РФнең 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы «РФдә туристлык эшчәнлегенең нигезләре турында» Федераль законының 10нчы маддәсе, РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 18 ноябрендәге 1852 номерлы карары белән расланган Хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренең 24нче пункты нигезендә, сыйфатка бәйле дәгъвалар туроператорга (язма формада) туристлык продуктын гамәлгә ашыру килешүе гамәлдән туктарга 20 көн кала бирелә һәм 10 көн эчендә каралырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев