️️️Тирескә дә закон бар
22 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин, эпидемия чыгуга китергән терлекчелектәге калдыклар – тирес, тизәк белән эш итү таләпләрен үтәмәгән өчен штрафларны регламентлаштыручы документка кул куйды.️
Хокук бозган өчен максималь җәза 600 мең сумга җитә. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Тирес яки тизәк саклау, ташу, эшкәртү, сату таләпләрен үтәмәү штраф санкцияләрен күздә тота:
вазыйфаи затларга –
30-40 мең сум,
шәхси эшмәкәрләргә –
50-60 мең сум,
юридик затларга –
250-350 мең сум.
✔️Кабат бозган өчен штраф артачак:
вазыйфаи затларга –
40-50 мең сум,
эшмәкәрләргә –
60-70 мең сум,
юридик затларга –
350-450 мең сум.
✔️Әгәр таләпләрне үтәмәү кешеләрнең сәламәтлегенә, әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән һәм эпидемия чыгарган булса, штраф:
вазыйфаи затларга –
50-60 мең сум,
шәхси эшмәкәргә –
80-90 мең сум,
юридик затларга –
500-600 мең сум.
Барлык очракларда да ИП һәм юридик затлар өчен альтернатив җәза буларак эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр туктату мөмкинлеге каралган.
Шулай ук туфракның уңдырышлы катламын бозган өчен штраф салыначак. Бу маддә буенча максималь җәза юридик затлар өчен 80 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Яңа җәзаны кертү өчен сәбәпләрнең берсе булып авыл хуҗалыгы тармагы вәкилләренең шикаятьләре тора, алар базарның үзенчәлеген исәпкә алмыйча, тирес белән эш итүгә артык таләпләр булуын күрсәтә.
Закон РФ Административ хокук бозулар кодексына яңа маддә өстәүне күздә тота. Яңалык әйләнә-тирә мохиткә һәм кешеләрнең тормышына зыянлы йогынтыны киметүгә исәпләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев