Теплицаны кайгыртыйк
Теплицада шартлар түбәндәгечә булса яхшы:
Температура: көндез – 20-25°С, төнлә – 16-18°С. Эссе булганда (30°Стан югары) форточкаларны ачып, җилләтегез.
Дымлылык: 60-70%. 80% һәм аннан югарырак булганда, гөмбәчекләр булдырмас өчен, җилләтегез.
Яктылык: 12-14 сәгать. Яшелчәләргә кояш нурлары яхшырак үтсен өчен, беренче чуктан астагы яфракларны өзеп ташлагыз. Артык җылылык яки дымлылык авырулар китереп чыгара, яктылык җитмәү уңыш өлгерүне акрынайта.
Авырулардан һәм корткычлардан саклану:
Фитофтороз: яфракларда һәм яшелчәләрдә коңгырт таплар – «Фитоспорин» белән дәвалана (10 л суга 10 гр – 10-14 көнгә бер тапкыр). Авыруны кисәтү өчен теплицаны җилләтергә һәм аскы яфракларны өзеп алырга кирәк.
Ак бет (белокрылка): яфрак астында ак бөҗәкләр, ябыштыргыч катлам – сарымсак төнәтмәсе (1 л суга 2 тырнак) яки ябыштыргыч тозаклар белән дәвалана. Кисәтү өчен, үсемлек калдыкларын юк итү.
Черек авыруы: яшелчәләрнең өсләрендә кара таплар – кальций селитрасы эремәсе (10 л суга 10 гр) белән коендырырга кирәк. Кисәтү өчен, үсемлекләргә вакытында су сибәргә онытмагыз.
Фото: ясалма интеллект прорграммасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев