Һәрберебез йомырка сарысының әфлисун төсле булуын ярата. Әмма хәзер, көзен һәм кышын тавыклардан да моны таләп итеп булмый, ике көнгә бер салсалар рәхмәт әйтерсең, сарысының лимон төсендәгесенә дә риза.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Шулай да, хәлне уңай якка үзгәртергә безнең кулдан килә, җәмәгать. Даими йомырка салсыннар өчен ашатуның баланслы булуы кирәк.
Бөртекләр (бодай, арпа), аксым (жмых, балык оны, пешкән кузаклылар), яшелчә, үлән, төрле өстәмәләр (акбур, ракушкалар) йорт кошларының рационында булырга тиеш.
Аксым белән кальцийның җитешмәве йомырка салуны киметә. Шулай ук артык симергән тавык та үз бурычына салкын карый башлый. Бер үк вакытта ашату да уңай йогынты ясый.
Яктылык, шулай ук, зур роль уйный. Аларга көн яктысы 14-16 сәгать кирәк. Кышын ут кабызырга гадәтләнегез.

САРЫСЫ КЫЗЫЛ-САРЫ БУЛСЫН ӨЧЕН 5 КИҢӘШ
- Кукуруз – ачык сары сортларны бирегез, ләкин рационның яртысыннан артыгы булмасын.
- Яшелчәләр – кишер һәм кабак тавыкларга файдалы.
- Үләннәр һәм чәчәкләр – тузганак, кычыткан, тырнак гөл, люцерна, тукранбаш, петрушка, бәрхет гөл: җәйдә яшел, кышын кипкән килеш яки үлән оны бирергә була. Календуланы артык күп кулланмагыз – ак өлеше дә саргаерга мөмкин.
- Паприка – сарыга кызылрак төс бирә. «Каротиновый» һәм «ЖелтОК» кебек әзер азык өстәмәләре дә сатыла, алар табигый компонентлардан ясала.
Нет комментариев