Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Тавык йомыркасы: ашау өчен генә түгел, матурлык өчен дә

Хәзер инде тавыкларыбыз җырлый-җырлый, рәхәтләндереп йомырка сала һәм аны ашау өчен генә түгел, ә йөзләребезне матурландыру өчен кулланырга да җәл түгел. Аңардан менә дигән, шәпски маска ясарга һәм бит тиресенә сәламәтлек нуры өстәргә була.

Фото: ясалма интеллект

1. Йомырка аксымыннан лифтинг-маска (җыерчыкларга каршы)

Йомырка аксымы өй шартларында әзерләнгән косметика чараларында үзенең җыерчыкларга каршы көрәшү үзлекләре белән күптән билгеле. Ул тирене тыгызрак итүдә булыша һәм тиз лифтинг эффекты бирә.

Куллану тәртибе:

  1. Барлык ингредиентларны кушып болгатыгыз.

  2. Катнашманы массаж хәрәкәтләре белән биткә сылагыз.

  3. Муен һәм декольте өлешен дә эшкәртергә мөмкин.

  4. Тулысынча кипкәннән соң, җылы су белән юыгыз.

2. Йомырка сарысыннан яшәртү маскасы (шикәр белән)

Шикәр комы белән йомырка сарысы кушылмасы – яшәрүнең иң шәп табигый ысулларының берсе.

Куллану тәртибе:

  1. Йомырка сарысын шикәр комы белән кушып, яхшылап болгатыгыз.

  2. Массаны тирегә, йомшак түгәрәк хәрәкәтләр белән массажлап, сөртегез.

  3. 5-7 минуттан соң җылы су белән юыгыз.

3. Бәрәңге кабыгы – табаннарны йомшарту һәм ялтырату

Үкчәләребезнең сәламәтлеге һәм матурлыгы җәй көне бигрәк тә кирәк. Табаннарыбыз һәрвакыт оекбаш һәм галош астында гына яшеренеп йөрми. Бернәрсә сатып алырга да кирәкми – бар да кул астында.

Рецепт:

  • Бәрәңге кабыкларын пешерегез.

  • Суынгангач, аякларга куеп, 20 минут тотыгыз.

  • Аякларны чистартып, корыткач, теләсә нинди майлы крем сөртегез.

Нәтиҗә: Беренче процедурадан соң ук табаннарыгызның йомшарганын һәм ялтыраганын сизәрсез.

Аерым әзерләп вакыт әрәм итәсегез килмәсә, тавык-чебешләрегезгә пешергәне дә шул ук кабыклы бәрәңге инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев