Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәрәзәләр юу ысуллары

***

Йод.
Тәрәзә пыялалары ялт итеп торсын өчен, 1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгатыгыз да җылымса су белән юыгыз, микрофибралы тастымал белән корытыгыз. Йодның судагы эремәсе теләсә нинди тапны бетерә.

Тоз пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретегез һәм тәрәзәләрне юыгыз.

 Крахмал тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый.
1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга салыгыз да катнашманы пыялага сылап, кибәргә калдырыгыз. Аннары коры чүпрәк белән сөртеп алыгыз.

 Уксус пыяладагы тапларны да бетерә, тәрәзәне пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта.
Бу эремәне ясау өчен, 1 стакан җылы суга 50 миллилитр уксус кушып болгатыгыз. Аннары пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, тәрәзәне йомшак чүпрәк белән корытып сөртегез.

 

Чыганак:Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев