Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сөякләрегез нык булсын

Түбәндә игътибарга алынган ризыкларны куллансагыз, сөяк-кимерчәкләрегез нык булыр.

Кокос мае
Ул – ялкынсыну һәм авыртуны баса, тукыма күзәнәкләрен суга баета торган һәм организмыбызга зарар китерүче вируслардан, бактерия, гөмбәчекләрдән саклаучы эфир майларына бай. Аны эчкә кабул итеп тә, тышкы яктан тәнгә ышкып та кулланырга була.

Желатин
Желатинның бер өстенлеге бар – тез, бот һәм башка буыннарның сеңерләрен ныгыту өчен ул шәп чара. Аның кимерчәкләрне тергезүгә ярдәм итүе ачыкланган, чөнки ул охшаш структурага ия. Сөяк тән пешерелгән шулпаларны да шул максаттан кулланырга мөмкин.

Төче һәм гадәти чия
Төрле сорт чияләр, зәңгәр җиләк яки анар җимеше кебекләр сәламәтлекне ныгытуга яхшы ярдәм итә. Бу – аларның төсләре өчен җавап бирүче антоцианин дип атала торган матдәләргә бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев