Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Сугыш ветераннары бер үк вакытта ике пенсия ала ала

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары картлык буенча иминият пенсиясе белән бергә инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе алырга хокуклы.

Фото: редакция архивыннан

Ике пенсиянең уртача күләме 63 мең сумнан артып китә.

Россия Президентының 2019 елның 24 апрелендәге 186нчы номерлы Указы нигезендә, сугыш ветераннарына ел саен 10 мең сум акчалата түләү дә каралган.

Моннан тыш, ай саен акчалата түләү (ЕДВ) күләме:

  • сугышта катнашучылар өчен – 6 595,78 сум,
  • сугыш инвалидлары өчен – 8 794,41 сум.

Шулай ук пенсиягә айлык матди тәэмин итү өстәлә –  1000 сум.

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин:

«Безнең бурыч – тыныч күк йөзен бүләк итүчеләрне кайгырту. Ике пенсия, айлык түләүләр, матди тәэмин итү, Президентның еллык түләве – дәүләт ярдәменең бер өлеше генә».

Тулырак мәгълүмат – СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм канал. 

Өстәмә сораулар буенча бушлай телефон:  8 800 100 0001  (тәүлек әйләнәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев