Суган кыяклары ни өчен саргая?
Бакчачылар еш кына суган кыякларының вакытыннан алда саргаюына борчыла. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин.
Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»
Иң киң таралган сәбәпләрнең берсе – дым җитмәү. Коры һавада һәм су аз булганда суган кыяклары саргая башлый. Шулай ук туклыклы матдәләр, бигрәк тә азот җитмәү дә тәэсир итә. Бу очракта суганның үсеше акрыная, кыяклары төссезләнеп саргая.
Саргаюга суган чебене, корткычлар һәм төрле авырулар да сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр суган төбе йомшара, черек исе килә икән, димәк, үсемлеккә ярдәм кирәк.
Нишләргә соң? Иң элек туфракның дымлылыгын тикшерергә, вакытында су сибәргә, җирне йомшартырга кирәк. Таләп ителгәндә азотлы ашлама белән тукландырырга, корткычларга каршы профилактика чаралары күрергә киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев