Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Стресс, тәмәке, дөрес тукланмау... Иммунитетны ничек югалтмаска?

23 февраль – 1 март - Иммунитетны саклау һәм ныгыту атналыгы (1 март – Халыкара иммунитет көне).

Фото: ясалма интеллект

Безнең организмның иммун системасы аны төрле чир китереп чыгаручы микроорганизмнардан, вируслардан, шулай ук паразитлардан һәм хәтта үз организмыбызның контрольдән чыккан күзәнәкләреннән саклый.

Вакцинация – кеше чир китереп чыгаручылар белән контактка кергәнче үк, авырулардан саклануның гади, куркынычсыз һәм нәтиҗәле ысулы.

Иммунитетка нәрсә начар тәэсир итә:

  • Дөрес булмаган яшәү рәвеше (алкоголь куллану, тәмәке тарту, аз хәрәкәтләнү).
  • Стресслар, депрессия халәте, югары ярсучанлык, ару һәм начар йокы.
  • Тирә-як мохит.

Дөрес тукланмау

Организмның иммун сакланышы турыдан-туры безнең ничек туклануыбызга бәйле. Аксымлы азыклар организмны иммунитетның антитәнчекләре һәм башка агентларын барлыкка китерү өчен кирәкле аминокислоталар белән тәэмин итә. Майлар иммун күзәнәкләрен төзү өчен кирәк, ә углеводлар иммун системасының эшчәнлеге өчен энергия бирә.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев