Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Шикәр «менеп» китмәсен

Диабет белән авыручылар саны көн саен артып тора.

Аңа юкка гына «замана чире» дип әйтмиләр инде һәм аның барлыкка килүенә төрле факторлар сәбәпче. Мондый диаг­нозлыларга канда шикәр микъдарын контрольдә тотарга һәм дөрес тукланырга кирәк. Ә шикәр күләмен кайсыбер ризык һәм үләннәр ярдәмендә дә төшереп була.


Солы. Аның ярдәмендә шикәрне «йөгәнләргә» мөмкин. Моның өчен махсус эчемлек әзерлиләр: 175 грамм солыны 600 мл кайнап чыккан суга салып, су «мунчасында» кайнатып чыгаралар һәм бер сәгать тирәсе төнәтәләр. Көненә өч тапкыр 100әр грамм кабул итәләр. Курс – 30 көн.


Җитен орлыгы. Глюкоза микъдарын киметергә булыша. Бер чәй кашыгы орлыкны блендер ярдәмендә ваклыйлар һәм бер стакан кайнар суга салып болгаталар. Ярты сәгать үткәч ярты лимон согы кушып, бер сулышта эчәләр. Аннары ике сәгать ашарга ярамый. Җитен орлыгын ботка, аш яки салатларга да кушарга мөмкин.


Карабодай. Бу ярмада файдалы матдәләр, минераллар күп һәм углевод әз. Канда глюкоза микъдарын киметергә түбәндәге рецепт буенча әзерләнгән катнашма ярдәм итәр: карабодайны блендер яки кофемолкада вакларга һәм шуны бер аш кашыгы алып бер стакан кефирга кушып болгатырга. Иртәнгә кадәр торсын. Ач карынга, ашар алдыннан бер сәгать кала эчәргә.


Суган. Бу яшелчә организмга яхшы тәэсир итә. Шикәр диабеты булганда көн саен ашар алдыннан бер аш кашыгы суган согы эчәргә киңәш итәләр. Сокны пешкән суганга да алыштырырга мөмкин. Моның өчен аны кабыгы белән мичтә пешерәләр. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр ике баш суган ашарга кирәк.


Глюкоза күләмен өйдә төшерү өчен көн саен керән һәм лимон кулланырга киңәш итәләр. Көн саен чөгендер, кәбестә һәм бәрәңге соклары эчәргә кирәк. Үләннәргә килгәндә, монда тузганак, кычыткан, нарат җиләге һәм кара җиләк ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X