Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Шешенүләр булмасын

👀Иртән йокыдан торганда яки көн азагында күпләребез үзебезнең күз төпләре һәм аяклары шешкәнне күрә. Моңа хәзерге заманның бик күп факторлары китерә. Тозлы һәм тәмләткечле ризыклар күп кулланабыз, хәрәкәтләнү аз, организмга кирәк хәтле су эчәргә кирәклегенә битараф карыйбыз. 

Ничек котылыр­га яки, һичьюгы, киметергә соң бу күренешне.

  • Күзәнәкләр арасындагы сыеклыкны чыгару өчен җаваплы кан тамырлары (лимфалар) системасы эшчәнлеген стимуллаштырырга кирәк. Лимфодренаж процедурасы шешенүне шактый киметәчәк.
  • Тоз ашауны әзәйтегез. Тоз, төгәлрәк итеп әйткәндә, аның составындагы натрий химик элементы сыеклыкны тоткарлый – бу факт белгечләр тарафыннан күптән исбатланган. Көненә 0,75 чәй кашыгы тоз норма санала.
  • Күбрәк хәрәкәтләнегез. Яраткан утыргычыгыздан сәгать дәвамында һичь­югы биш минутка булса да торырга тырышыгыз.
  • Аяк киемегез уңайлы булсын. Аяк һәм кулларның шешенүенә кысырык аяк киеме, оекбаш яки пирчәткә сәбәп булырга мөмкин.
  • Су эчегез. Әгәр дә 60 кг авырлыктагы кеше тәүлегенә 1,5 литрдан да ким су эчә икән, артык сусау очрагына дип организм запаска сыеклык туплый башлый, шуңа күрә сез шешенәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X