Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Сак булыгыз! Фикер йөртүегезгә һәм сәламәтлегегезгә янау

22–28 июнь — Наркотик матдәләр куллануны профилактикалау атналыгы.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Һәр елны 26 июньдә Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Яшел Үзән  үзәк район хастаханәсенең Сәламәтлек саклау үзәге 22–28 июньдә наркотикларның зыяны турында киң мәгълүмат бирү атналыгы игълан итә. Без бу мәсьәләнең катлаулылыгын һәм аның һәр гаиләгә кагылышы барлыгын онытмаска тиеш.

Наркотик — нәрсә ул?

Наркотиклар — үзәк нерв системасына тәэсир итүче, кешенең аңын һәм тәртибен үзгәртә торган матдәләр. Алар баш миендәге химик процессларга тыкшына, әкренләп организмның аларга ияләшүенә һәм регуляр кабул итү ихтыяҗына (ягъни бәйлелеккә) китерә.

Наркоманиянең төп билгеләре — толерантлыкның үсүе (ягъни организмның тәэсиргә җавабы кимү, шуңа күрә дозаны һәм кабул итү ешлыгын арттырырга туры килә) һәм физик бәйлелекнең барлыкка килүе. Икенче дозаны алмаганда, кеше «ломка» (абстинент синдром) дип аталган авыр хәлгә тарый — бу вакытта тән физик һәм психик газаплана башлый.

Баш мие һәм эчке әгъзалар өчен куркыныч

Психоактив матдәләр (ПАМ) баш мие күзәнәкләрен зарарлый. Нәтиҗәдә:

  • фикерләү сәләте начарлана;
  • хәтер начарлана;
  • когнитив функцияләр (мәгълүматны кабул итү, эшкәртү, саклау сәләте) түбәнәя.

Моннан тыш, наркотиклар психикага авыр тәэсир итә: кеше үз-эченә бикләнә, эмоциональ тойгысызлык барлыкка килә, хәрәкәтләр бозыла. Бавыр да зыян күрә — аның күзәнәкләре җимерелә, бу циррозга китерергә мөмкин. Йөрәк мускулларының даими артык эшләве йөрәкне хәлсезләндерә, ә иммунитет төшә.

Тагын нәрсә куркыта?

Гомуми шприцлар куллану һәм җенси гигиенаны бозу гепатит В, С, АЧИВ (ВИЧ) йоктыру куркынычын берничә тапкыр арттыра.

Моның аянычлы ягы шунда: наркотикларга бәйлеләрнең күбесе — 35 яшькә кадәрге яшьләр. Еш кына алар моны «компания өчен», үзләрен расларга, стрессны басарга яки яңа хисләр эзләп эшлиләр. Бәхетсезлеккә каршы, бу юл бик тиз мәҗбүрияткә әверелә.

Социаль изоляция һәм криминал

Наркоманнар эмоциональ-шәхес өлкәсендәге үзгәрешләр аркасында якыннарыннан ераклаша, иске дуслары белән кызыксынуын югалта. Аларның бар игътибары — чираттагы дозаны табуга юнәлә. Акча табу өчен еш кына җинаять юлына басалар, аеруча авыр һәм каты рәвештә җәзалана торган гамәлләргә дә барулары билгеле.

«Стигма» проблемасы

Наркомания белән авыручыларга карата җәмгыятьтә  тискәре караш (стигма) аларның үз вакытында табибка мөрәҗәгать итүенә комачаулый. Кеше гаепле хис итә, ярдәм сорарга ояла, нәтиҗәдә изоляция тагын да тирәнәя. Ләкин бу авыруны дәвалау мөмкин!

Өмет бар: ярдәм итү юлы

Хәзерге медицинада наркоманияне дәвалау өчен дару терапиясе, психотерапия һәм социаль ярдәм чаралары уңышлы кулланыла. Иң мөһиме — профилактика. Ул яшьләрне хәбәрдар итү, аларда тормыш күнекмәләре үстерү һәм алар өчен имин, яклаулы мохит тудыруга нигезләнә.

Исегездә тотыгыз! Сәламәтлек — үзегезнең дә, якыннарыгызның да иң кыйммәтле байлыгы. Бу мәсьәләгә бергәләп игътибар итсәк, бәлане кисәтербез.

Валерия Феоктистова,

Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәгенең халыкка гигиена тәрбиясе бирү табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев