Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
#кирәклекиңәшләр

Помидор уңышын ничек арттырырга?

Иртә яздан бирле тырышабыз-тырмашабыз, өф-өф итеп кенә үстерәбез, мул уңышка өмет тотабыз. Инде беренче помидорлардан да авыз иттек.

Фото: редакция архивыннан

Әмма быел куакларда җимшәннәр бик күп булмас кебек, бигрәк тә эре сортларда. Гибридлар белән җиңелрәк, алар уңышны күп үстерү өчен махсус чыгарылган.

Помидорлары яралуга күп нәрсәләр йогынты ясый. Иң мөһиме, әлбәттә, һава торышы. Түбән температурада да, артык югарыда да җимшәннәр яралу акрыная яки туктала. Быел яңгырлар күп булды, артык дым серкәләрне авырайта. Ә эсседә җимшәннәр коела.

Күпләр мондый очракларда бор, партенокарпин, хәтта амин тозы кулланалар. Бор кеше организмы өчен файдалы әйбер түгел, ә амин тозының – бөтенләй дә җимшәннәр яралуга катнашы юк, ул чүп үләннәрен үтерә торган, кешеләр өчен 2нче класслы куркыныч тудыручы гербицид.

Томатларга җимшәннәр яралдыру өчен иң әһәмиятле шартларның берсе – җилләтү һәм җиңелчә җил булуы. Парникларда көчле вентилятор эшләсә, помидор уңышы күпкә артачак. Эсседә күләгә булдыру, рәтләр арасына салкынча су сибү дә булыша.

Иртәнге якта помидор куакларын селкетеп чыгып та, үсемлекләребезгә серкәләнергә ярдәм итә алабыз. Әлеге гади ысул, йөз процент булмаса да, помидор уңышын арттыруга китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев