Нервалар тынычлыгы, ачык акыл өчен чәй рецепты
Тәмле һәм файдалы булсын!
— 1 аш кашыгы тулы итеп мәтрүшкә (душица)
— 1 аш кашыгы тулы итеп сары мәтрүшкә (зверобой)
— 1 аш кашыгы тулы итеп бөтнек (мята)
Әзерләү ысулы:
Барлык үләннәрне бергә бутарга. Әзер катнашмадан 1 аш кашыгы алып, 1 литр кайнап чыккан су өстенә салырга һәм 15–20 минут төнәтергә. Чәйне сөзмәскә — үләннәр төнәткечтә калсын, бөтен сыеклыкны эчеп бетергәнче.
Куллану тәртибе:
Даими рәвештә, мөмкин булса — һәр көнне эчәргә киңәш ителә. Бу чәй нерв системасын ныгыта, кәефне күтәрә, баш эшчәнлеген яңарта, инсульт һәм инфаркт куркынычын киметә. Язга таба җиңеллек, дәрт һәм хис-кичерешләрнең тотрыклылыгын сизәрсез.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев