МЧС татарстанлыларга аномаль эсселектә куркынычсызлык чаралары турында искәртте.
#кирәклекиңәшләр

МЧС татарстанлыларга аномаль эсселектә куркынычсызлык чаралары турында искәртте.

Метеорологлар мәгълүматларына караганда, 18 апрельдән 23 апрельгә кадәр Татарстанда уртача тәүлеклек температура нормадан 9-15 градуска югары булачак.

Бу чорда һаваның максималь температурасы 19-27 градус тәшкил итәчәк.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе белгечләре өйдә һава температурасын салкынча тотарга киңәш итә:

  • Тән җылытуга юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез;
  • Салкынча душ кабул итегез;
  • Натураль тукымалардан җиңел һәм ирекле кием киеп чыгыгыз;
  • Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә, кепка яки кояштан саклаучы күзлек киегез;
  • Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән баш тартыгыз;
  • Эсседә тормагыз;
  • Көннең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз;
  • Физик эш белән артык шөгелләнмәскә тырышыгыз;

Нет комментариев