Кырмыскадан котылу юлы
Бу нечкә билле тиктормасларны бакчаларыбыздан юк итү өчен нинди генә ысуллар кулланмыйбыз, әмма берсе дә без теләгән нәтиҗәне бирми. Тагын бер чара тәкъдим итеп карыйбыз, бәлки аның чынлап та файдасы тияр.
Рецепт:
- 1/3 ч.к. – бор кислотасы
- 1 а.к. – шикәр комы
- 2 а.к. – кайнар су
- 1 ч.к. – бал (су суынгач)
Катнашманы банка капкачына салып, кырмыскалар сукмагына куярга. Бөҗәкләр аны ашый һәм үлә. Катнашманы әледән-әле яңартып торыгыз. Бер-ике атнадан кырмыскалар калмаячак, дип ышандыра бу ысулны кулланып караучылар.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев