Кыяр үстерү өчен файдалы киңәшләр
Кыяр өчен уңай шартлар: температура, дымлылык, су сибү кагыйдәләре, ашлау, куакны формалаштыру, авырулардан саклау. Кыяр үстерү буенча кулланма.
Фото: редакция архивыннан
Температура: көндез +22...+26, төнлә +15°Стан да түбән түгел. Суыту куркынычы булганда, түтәлне томалагыз.
Дымлылык: теплицада 80% булырга тиеш.
Җилләтү: теплицада үтәли җил булмасын, эсседә җилләтегез.
Су сибү: +22...+25 градуслы җылы су һәм яфракларга тидермәскә тырышып, тамыр төбенә генә сибегез. Салкын су стресс бирә, кыяр әче була һәм авыруларга китерә.
Ашлау: чәчәк атканда, җимшәннәр булсын өчен, калий һәм фосфор (агач көле, калий сульфаты) кирәк. Ә кыяр бирә башлагач, микроэлементлар белән калий. Тамырга бирелә торган белән коендыру аша тукландыруны чиратлаштырыгыз. Тамырларны яндырмас өчен, ашламаны бары тик су сипкәннән соң гына кертегез.
Куак итеп формалаштыру: беренче 4-5 яфрак култыгыннан чыккан үсентеләрне һәм җимшәннәрне өзегез. Ян ботакларны 2-3нче яфраклар өстеннән «чеметегез». Төп кәүсә сезгә кирәкле биеклеккәчә үскәч, очын кисегез. Бу үсемлекнең көчен уңыш китерүгә юнәлдерер.
Вакытында җыю: кыярларны һәр 1-2 көн саен өзеп барыгыз, эсседә – көн дә. Артык үскән кыярлар яңалары барлыкка килүен тоткарлый.
Авыруларга каршы: үсемлекне йодлы катнашма (10 л су + 10 тамчы йод + 1 л эремчек суы яки сөт) яки сарымсак төнәтмәсе белән даими коендырыгыз. Бу ончыл чыктан һәм пероноспороздан (ялган ончыл чык) саклый.
Мульчалау: салам яки чабылган үлән катламы (5-6 см) дым тота, тамырларны эсседән саклый һәм чүп үләннәрен үстерми.
Бәйләү: һәр төпне, җирдә ятмасын һәм яхшы җилләнсен өчен, күтәртеп бәйләгез.
Күзәтегез: яфракларның саргаюы, кырыйлары агару, кыярларның формалары ямьсезләнү – ашлау яки суны дөрес сипмәү турында сигнал.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев