Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Күпләр яратып ашый торган хөрмәнең барлыгы 14 сорты исәпләнә. Ничек сайларга?

Хөрмәне Кырым һәм Кавказда үстерәләр. Безгә кайта торган иң популяр сортлар белән танышыгыз.

Хиакуме сатучылар аны “Королек” дип тәкъдим итә. Ул аксыл кызгылт сары төстә, төшләре бар. Төшләре күбрәк булган саен баллырак була.

Зенджи Мару кибет, базарларда “Шоколадница” дип тәкъдим ителә. Бу хөрмәнең төсе көрәнрәк, орлыгы күп, тыгыз, яхшы саклана, авызны бөрештерми.

Шенг — сатуга “Ромашка”, “Инжирная” атамалары белән чыга. Башка төрләрдән аермасы: чәчәк кебек сегментларга аерылып тора. Баллы, авызны бөрештерми. Иртә өлгерә, октябрьдән үк сатуга чыга.

Персимон — сатуга “Рохо Бриллианте” атамасы белән чыга. Аксыл саргылт төстә, авызны бөрештермәсен өчен, аны еш кына углекислый газ белән эшкәртәләр. Сусыл, баллы. Бу сорт соң өлгерә.

Шарон — сатуга “Триумф” атамасы белән чыга. Ул алма белән хөрмә гибриды, орлыксыз, авызны бөрештерми, тәмле.

Хачиа — “Пирамидка” атамасы белән таныш, чөнки формасы конуссыман. Шактый эре, өлгереп җиткәне баллана, йомшармаганы авызны бөрештерә.


Файдасы

  • *Яман шеш күзәнәкләрен үтерә торган антиоксидантларга бай.
  • *Кан басымын төшерә, чөнки сидек кудыру үзлегенә ия.
  • *Клетчатка күп булганлыктан, ашкайнату процессын яхшырта.
  • *Составында бета-каротин күп. Ә ул нерв тышчасын ирекле радикаллар һөҗүменнән саклый.
  • *А, Е, В2 витаминнары, магний, тимер бар.

Ничек сайлап алырга?

Өлгергән хөрмә йомшак була. Кисеп карагач, уртасында төше булганы тәмлерәк. Сатып алганда катырак булса, танинны таркату өчен, туңдыргычка куеп торырга кирәк. Өшегәч, ул йомшара, авызны бөрештерми. Кызгылтрагы татлырак була, дип уйлау дөрес түгел. Сортына карап, хөрмәнең төсе ачыграк та, куерак та булырга мөмкин.


Зыяны

Ел башында Мәскәүдә хөрмәне күп итеп ашаган бер ир-атка операция ясарга туры килгән. Аның эче тулгак тоткан кебек авырткан, күңеле болганган, коскан, 3 көн буе олы йомышын башкара алмаган. Табиблар аның ашказанында фитобезоар дип аталучы ят әйбер табып алган. Гади генә әйткәндә, бу – эшкәртелми торган азык җепселләренең укмашуы. Аларны бергә җыеп ябыштыручы исә – югарыда әйтелгән танин.

Фитобезоарлар, гадәттә, үсемлек клетчаткасыннан һәм хөрмә, слива, чия, виноград, инжир, финик, шомырт төшләре яки тышчасыннан формалаша. Ул 1–5 көндә дә, 10 ел дәвамында барлыкка килергә мөмкин. Табиблар әйтүенчә, фитобезоар өлгермәгән хөрмә ашаганнан соң аеруча тиз хасил була. “Хөрмәне көнгә 150 граммнан да артык ашарга ярамый, – ди табиб диетолог-гастроэнтеролог Маргарита Куц. – Әлеге җимеш авыр эшкәртелә. Анда углеводлар да бик күп. Шикәр авыруы, инсулинга резистентлыгы булган кешеләр аны сакланып кына ашарга тиеш. Кичке якта түгел, әлбәттә. Ә составындагы микроэлементлар ягыннан хөрмә – шәп нәрсә, магнийга бай”.

Гастроэнтерологлар раславынча, фитобезоарлар ашказаны мускулларының хәрәкәтчәнлеге җитәрлек булмаган пациентларда ешрак барлыкка килә. Дәвалау өчен, безоарны эретүче махсус дарулар билгелиләр яки эндоскопик ысул белән вак кисәкләргә таркаталар. Операция кешенең хәле бик авыр булганда гына ясала.

Чыганак: Руслан Матбугатов
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев