Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Куллар турында кайгыртыйк

Бакча сезоны башлангач, куллар белән дә проб­лемалар башлана.

Алар корый, ярыла. Эшләгәннән соң өстәмә тәрбия таләп ителә башлый, юкса көзгә кадәр бөтенләй баш бәласенә әйләнүләре бар.

Нәрсә белән чистартырга.

Сабын да алмый торган катлаулы пычранулар була. Бу очракта кислоталы теләсә нинди табигый чара ярдәмгә килә: кузгалак яфрагы, рәваҗ (ревень) сабагы, кызыл карлыган, лимон согы һ.б. Кибеттән кул өчен махсус чистарту крем-пастасы сатып алырга мөмкин – ул хәтта сумала һәм буяуны да җиңә.

Кулларны тәрбияләү кирәк.

Тупасланган тирене йомшарту өчен крем гына аз булачак. Кулларны даими рәвештә 10-15 минут эремчек суында тотыгыз, аннары җылы су белән чайкап, корытыгыз һәм тукландыргыч крем сөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев