Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Тәндә күгәргән урыннар – лейкемия билгесе булырга мөмкин: табиб кисәтә

Чит ил медиклары күпләребез еш кына игътибар итмәгән, чынында исә канда яман шеш авыруына ишарәләгән билгеләрне әйткән.

Фото: ясалма интеллект

Алар тәндә күгәргән урыннар пәйда булуның куркыныч белән янавын аңлаткан. 

Гомуми практика табибы Сермеда Мезера әйтүенчә, тәнендәге кечкенә генә шәмәхә яки коңгырт тапларга күпләр игътибар да итми. Әмма, белгеч кисәтеп әйткәнчә, бәрелгән-сугылган булмасагыз, күгәрүнең сәбәбен белү өчен табибка мөрәҗәгать итегез. Аның сүзләренә караганда, лейкемия булганда, тромбоцитлар кими. Тромбоцит исә җәрәхәтләнүдән соң канның оешуына ярдәм итә.

Нәтиҗәдә организм кан тамырларыннан агып чыккан канны туктата алмаганлыктан, тәндә күгәргән таплар барлыкка килә. Тән күгәрү белән беррәттән, төнлә тирләү, хәлсезлек, буыннар авырту, кан тиз туктамау, лимфа төеннәре зураю күзәтелгәндә, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев