Кроссовкалар белән күлмәк килешәме
Стилистлар кроссовкаларны дөрес киеп йөрү буенча киңәшләрен бирә.
Аны яланаякка кияргә ярамый дигән киңәш бирә алар беренче чиратта. "Кыска яисә озын спорт носкилары киегез. Икенчедән, кроссовкалар белән колготкалар бер- берсе белән ярашып бетми", - дип саный алар.
Шулай ук тезгә кадәр озын итәк белән дә кию килешеп бетми икән. Иң яхшысы - кыска итәк кию. Үкчәләргә кадәрле озын итәкләр белән кию дә яхшы. Кроссовкаларны шулай ук киң һәм иркен балаклы чалбар яисә оверсайз-пинжәк белән дә яраша.
Нинди күлмәк сайлау буенча аерым киңәшләре бар.
Ныграгы кыска итәкле, бер төсле һәм рубашка-күлмәкләргә өстенлек бирү яхшырак. Бәйрәм күлмәкләре кроссовкилар белән килешеп бетми, ди алар.
Әйткәндәй, бизәкле, ялтыр-йолтыр, чуклы-чәчәкле кроссовкилар быел модада түгел ди.
Чыганак: «Өмет» гәзите | газета «Омет»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев