Кредит буенча түләүне кайтару бурычы кайчан үтәлгән дип санала? (сорау-җавап)
Заемчыга кредитны түләү ысуллары буенча чикләүләр куелырга тиеш түгел. Ул кредитны законда рөхсәт ителгән теләсә кайсы ысул белән түли ала.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина. «ЯҮ»
Кредит килешүе буенча бурычны кайтару түбәндәге мизгелдән үтәлгән дип санала: әгәр заемчы акчаны акчалата рәвештә түләүләр кабул итүче агентка (мәсәлән, терминал, касса аша түләү кабул итүче оешма) тапшырган булса.
Бу кагыйдә Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законның 37нче маддәсе нигезендә билгеләнгән.
Ягъни: кеше акчаны түләү кабул итүче агентка тапшырган мизгелдән үк, кредит буенча үз бурычын үтәгән дип санала. Банкка акча соңрак барып җитсә дә, бу заемчы гаебе түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев