Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Корткычларсыз бакча

Җире барның – җиме бар

Җиребездә үстергән уңышларны шатлана-шатлана, шөкер итеп, җыябыз. Иренмәгәннәрнең бакчаларында ел әйләнәсенә җитәрлек яшелчәсе, җиләк-җимеше гөрләп үсте. Андый уңдырышлы үсемлекләрне без генә түгел, корткычлар да ярата шул. Шуңа күрә бакчаны көзен авырулардан һәм зарар китерүчеләрдән эшкәртү зарур. Юкса, киләсе елга 30% уңышны югалтуыңны көт тә тор. Әле алай гына булса...

Көз буена бакча җиләге (халык телендә гомуми исеме «Виктория» инде аның), виноград, барлык җиләк-җимеш куакларын, кышлаучы чәчәкләрне һич югы ике тапкыр эшкәртергә тырышырга кирәк.


Моның өчен өч төрле чараны бергә кушып ясаган катнашма нәтиҗәле. Өч препарат та бер-берсен тулыландыра, «сугышмый» һәм бөтен төр авырулардан, корткычлардан саклый. Бу бик уңайлы да, чөнки төрле препаратларны аерым-аерым сиптерәсе юк. Сүз «Максим», «Хорус» фунгицидлары һәм «Алатар» инсектициды турында бара.


Хорус һәм Максим берләшеп унбиштән артык авыру һәм черек төрләре белән көрәшә. Әлеге ике препарат монолиоз, пеноциллез, соры черек, коккомикоз, парша, җимешләрнең черүе, альтернариоз, антракноз, күгәрек, ак катлау, буйлы мозаика, ончыл чык һәм башка авыруларны юк итә.
Ә Алатар сезнең бакчада кышларга җыенган илле төрдән артык зарарлы корткыч-бөҗәкләрне бетерә.
Катнашманы әзерләү бик җиңел: зур булмаган савытта 2 грамм «Хорус», 4 грамм «Максим» һәм 5 мл «Алатар»ны җылы суга салып болгатырга һәм сыеклык күләмен 10 литрга җиткерергә. Шул концентрация белән көзен бакчагыздагы барлык үсемлекләргә сиптерергә.


Бу эшне башкару өчен иң яхшысы җылы, җилсез һәм яңгыр көтелмәгән көзге көн. Әлеге катнашма үз бурычын +10... +12 градус һәм аннан югарырак булганда яхшы үти. Әгәр дә салкыннар башланганчы шундый санитар эшкәртүне үткәрсәгез, язын бакчагыз сезгә рәхмәт әйтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев