Кирәкле киңәшләр: кыяр маринадлаганда бераз коры горчица өстәсәгез, алар озаграк сакланыр
Кирәге чыгып куяр...
- Раковинаның краны тирәсенә каткан известьне җылы аш серкәсе белән ышкырга кирәк.
- Яңа джинс чалбар үз төсен сакласын өчен, беренче тапкыр юганчы, аны 12 сәгатькә тозлы суга салып тотарга кирәк.
- Көч алу өчен, бармак башларын көчле итеп бер-беренә бәргәләгез. Аннары уң кулның баш һәм имән бармагы ярдәмендә сул кулның баш бармагын буйдан-буйга ышкыгыз. Икенче кулныкын да шулай итегез.
- Кыяр маринадлаганда яки тозлаганда бераз коры горчица өстәсәгез, алар тәмлерәк булыр һәм озаграк сакланыр.
- Башын сыек майга манып алсаң, кадакны кагарга җиңелрәк.
- Ипине фарфор капкачлы, эре тоз сибелгән фарфор савытта (алар торт өчен чыгарыла) сакласаң, ул кипми дә, күгәрми дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев