Келәмдә яки диванда булган май табын бетерү ысулы
#кирәклекиңәшләр

Келәмдә яки диванда булган май табын бетерү ысулы

Кукуруз оны... ашыгыч ярдәм урынына.

Келәмдә яки диванда май табы калдымы? Борчылмагыз: аны бик тиз арада бетерергә була.

Май табы булган урынга кукуруз оны сибегез һәм 10–15 минут тотыгыз: он бөтен майны, пычракны үзенә сеңдерсен. Бераздан кукуруз онын тузан суырткыч ярдәмендә суыртып алыгыз.

Тап бөтенләй бетәчәк яки бик аз гына калачак. Анысын инде гадәти куллана торган чаралар белән дә бетерә алачаксыз. 

Чыганак: Сердэшлэр
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды


Нет комментариев