Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Карлыган куагын сирәкләү буенча киңәшләр

Кара карлыган иң эре җиләкләрен 1-3 еллык ботакларында бирә. Дүртенче һәм, бигрәк тә, бишенче еллыкларында уңыш аз була. Шуңа, төп мәсьәлә – тамыр төбеннән яңа үсентеләр чыгуны стимуллаштыру һәм картларын юк итү.

Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»

Барлык сынган, авыру, җиргә яткан һәм өшегән ботакларны кисәргә.

4-5 елдан арткан ботакларны, төпләрен калдырмыйча, җирдән үк юк итәргә.

Яшь үсентеләрнең очларын, ботакландыру максатыннан, 1/3 өлешен кыскартырга.

Карлыган куакларын сирәкләгәндә, яңару циклы кыскарак булганлыктан, кызылына караганда, карасының күбрәк ботакларын кисәләр. Яхшы формалашкан зур куакта 10-15 төрле яшьтәге ботак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев