Кара карлыганнан кетчуп та ясап була икән
Әлеге җиләк С витаминына, шикәргә, органик кислоталарга, тимер, фосфор, калий, марганец һәм башка биологик актив матдәләргә бай.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, «ЯҮ»
Аны яңа өлгергән килеш тә, шулай ук кайнатма, желе, соклар, төнәтмәләр, шәраблар, ликерлар һәм башка продуктлар әзерләү өчен дә кулланалар.
Яфрак һәм бөреләре фитонцидлар, эфир мае, башка матдәләргә бай, инфекцияләргә каршы тору сыйфатына ия. Халык медицинасында җиләкләрен, яфрак-бөреләрен тир һәм сидек куу, организмны ныгыту үзлекләре өчен кулланалар.
Әлеге җиләктән кайнатмаларын да, компотын да әзерли беләбез, бу юлы үзгәрәк нәрсә ясап карыйк әле.
Кетчуп
Кирәк:
- 1 кг кара карлыган,
- 2 баш суган,
- 150 гр шикәр комы,
- 50 мл 9%лы аш серкәсе,
- тәменчә: тоз, канәфер, кара борыч, корица, сарымсак.
Карлыган белән суганны , йомшарганчы, 10 минут тирәсе пешерергә һәм массаны иләк аша үткәрергә.
Массаны кабат кәстерүлгә бушатып, шикәр комы, тоз һәм башка тәмләткечләрне кушарга. Кетчуп куелыгына җиткәнче, 30-40 минут уртача утта тотарга.
Ахырда аш серкәсен өстәп, 2-3 минут кайнатырга һәм стерильләштерелгән банка яки шешәләргә тутырып, капкачлап куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев