Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Калкансыман биз сәламәтлеген кайгыртып

Калкансыман биз проблемаларының сәбәпләре төрле булырга мөмкин.

Аңардагы тайпылышларның беренче билгеләре – даими ару һәм апатия.

Авыруларның чәчләре коела, алар тиз авырлык җыя башлый һәм депрессиядән интегә. Шуңа күрә үзегездә мондый хәлне сизсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.


Хәлне яхшы якка үзгәртү өчен түбәндәге эчемлекне әзерләргә була.
20 мл лимон согы, 0,5 стакан мүк җиләге, 1 ста кан су, ярты чәй кашыгы уылган имбир, 5 гр корица, 2 гр мөшкәт (мус кат) чикләвеге аласыз һәм блендер ярдәмендә барысын бергә болгатасыз. Аннары шуңа тагын бер стакан су өстисез. Беренче стакан катнашманы иртән ач карынга, икенчесен әбәт ашарга 15 минут кала кабул итәсез.

Мүк җиләге. Ул антиоксидантлар һәм йодка бай. Аны калкансыман биз эшчәнлеге бозылмавын теләүчеләргә кулланырга кирәк. Әгәр дә сездә гипертиреоз (гормоннарның артык күп эшләп чыгарылуы) икән, мүк җиләген ашарга киңәш итмиләр.


Лимон согы. Ул калкансыман биз эшчәнлеген җайлап кына калмый, иммунитетны да ныгыта.

Мөшкәт чикләвеге. Әз дозада төелгән бу чикләвек сыеклык тоткарлану белән нәтиҗәле көрәшә.

Корица. Әлеге тәмләткеч безгә калкансыман биз турында кайгыртырга ярдәм итә. Шул ук вакытта метаболизмны яхшырта һәм канда шикәр микъдарын көйли.

Имбир. Аны әз дозада калкансыман биз төеннәрен дәвалаганда кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X