Авыл... Туган авыл... Бу сүзне әйткәндә, күңелләрдә аеруча жылы хисләр уяна. Һәркем өчен туган авылы бик матур, тыныч һәм истәлекле мизгелләргә бай җир. Анда һавасы да башкача, суы да тәмлерәк тоела...
Республикабызның Тукай районында үткән әдәби бер кичәдә якташым, Яшел Үзән районы егете Әкрәм белән таныштым. Озаклап сөйләшеп торырга вакыт булмаса да, кызыклы гына әңгәмә корырга өлгердек:
– Эх, минем туган авылны күрсәгез икән сез, аның чишмәләрен... – Чишмә сүзе мине сискәндереп җибәрде.
– Яшел Үзән районы, нинди авыл? – дигәнемне сизми дә калдым.
– Үтәнгеш, – диде егет.
– Безнең районда андый исемле авыл юк, – дидем мин, бик белгән кыяфәт чыгарып.
– Бар, Каратмән белән Уразлы янында ул минем Үтәнгеш авылым.
– Ул якларда булырга яратам мин, җәй көне киләм, Аллаһ боерса, – дидем, бик кызыксынып.
Әлеге очрашудан соң инде күп вакытлар үтте. Егетнең төсе, бите дә, хәтта исеме дә онытыла башлаган, ләкин авыл исеме, Үтәнгеш, һаман хәтердә.
Ниһаять, быел җәйге ял вакытында мин бу авылны эзләп киттем. Уразлы авылында бергә техникумда укыган иптәш кызларым – Фәридә Сафина белән Таһирә Шәйхетдинова яши. Сөйләшеп, чәйләр эчкәч, Фәридә белән без Үтәнгешкә юл тоттык.

Уразлыдан 4-5 чакрым ераклыкта урнашкан икән Үтәнгеш авылы. Фәридә өеннән чыгып киткәндә, иренә:
– Без Заводка менеп төшәбез, – диде.
– Ни өчен завод? – дип кызыксындым мин.
Ул:
– Халык телендә Завод инде ул, аңларсың әле, – диеп кенә куйды.
Бераз баргач, матур асфальт юлдан гади авыл юлына борылып төштек. Юл кырыенда безне «д. Утянгуш» дигән такта беркетелгән каен каршы алды. Авыл шушы кечкенә тактадан башлана икән, дип уйлап куйдым.
Вак ташлар җәелгән юл кырыйлары ике яклап чиста итеп чабылган. Машинабыз, юлдагы чокырлы, калкулы, үзән урыннарны җиңеп, алга ыргылды. Сулда бик чиста зират сәлам биреп калды. Каршыда агачларга күмелеп утырган йортлар күренде.
Бөтен гомерен мәдәнияткә багышлаган шәхес буларак, Фәридә Ибраһим кызы Сафина юл буе сөйләде дә сөйләде:
– Заманында авыл төзек, ике урамлы иде. Бер авыл Советына карый безнең Олы Яке, Уразлы, Каратмән, Үтәнгеш авыллары. Бергә, бердәм булып, Сабантуйлар үткәрә идек. Сабантуе бәйрәменә, авылга төшеп, яулык, сөлге җыйган вакытлар күп булды. Авылда клуб, башлангыч мәктәп эшләде. Урта белем алырга теләгән балалар Олы Якегә яки Марийга йөреп укыды. Авылның халкы тырыш, уңган, эшчән иде, кибете дә эшләп килде... Сиңа рәхмәт инде, бу авылга төшмәгәнгә шактый еллар булган икән, үзгәргән…
Авыл эченә үттек. Хәзерге көндә беренче урамда бары бер йорт калган, икенчесендә иске йортлар янәшәсендә яңалары да өстәлгән, шунда ук каралты-кура, өйләре җимерелгән, куаклар баскан хуҗалыклар да шактый.
Фәридәнең танышы яшәгән капка төбенә килеп туктадык. Машина тавышын ишетепме, әллә инде шулай туры килдеме, безне көтеп торгандай капкадан Рәмзия Юсупова килеп чыкты. Фәридәне күрүгә, бу як сөйләме белән:
– Әй-й-й, җа-ны-ем, ничекләр килеп чыктыгыз? Күптән күрешмәгән, – дип, дусларча сузып кына исәнләште дә, якын итеп, безне өйгә чакырды.
Машинадан төшүгә борынга бөтнек, алма исләре килеп керде. Рәмзиянең ишек алдына үттек: бик зур ишек алды. Анда мунчасы да, коесы да, кош-кортлар өчен сарае да бар. Аның этенә, песиенә, хәтта әтәченә дә үзе генә белгән матур исемнәр белән дәшүе ошап китте. Зур бүрәнәләрдән салынган ике яклы авыл өенә үттек. «Рәмзия өчен генә бу өй бигрәк зур», – дип уйлаган гына кебек идем, кычкырып ук әйткәнмен икән.
– Әтием Габделхак, әнием Фатыйма бакыйлыкка күчкәч, туган авылда үзем генә яшәп калдым. Ялгыз түгел мин, Рамил энем атна саен гаиләсе белән кайтып йөри. Фәүзия апам гына еракта, Мәскәүдә яши, ул сирәгрәк кайта. Шәһәрдә фатирым булса да, китәсе килми бит, шушында рәхәт, иркендә яшисем килә. Күршеләрем бар, Аллаһка шөкер итеп яшим, ул гына ташламасын, – диде Рәмзия.
– Өегез зур, кышларын нәрсә белән җылытасыз, – дидем мин, өй түрендәге диванга барып утыргач.
– Газ юк бездә, утын ягып җылытабыз инде. Ике машина утын кыш буена өйне җылытырга да, мунчага да җитә, – ди ул.
Урам буйлап үттек, чишмәләрегезне күрсәтегез әле, сезнең чишмә суын эчәргә, дип, мин Чаллыдан ук килдем бит, дигәч, бик теләп ризалаштылар. Безгә күршедә әнисе белән генә яшәүче Рифкат тә иярде.
Рифкат хуҗалыгы янәшәсендә таксофон күреп шаккаттым дисәм дә, ялгыш булмас. «Бу телефоннан шалтыратып буламы, кулланасызмы, әллә инде раритет буларак кына тотасызмы?» дигән соравыма Рәмзия белән Рифкат бер тавыштан: «Кулланабыз. Ай саен карап, төзәтеп, яңартып китәләр. Ул безгә зур ярдәм, поликлиникага, кибеткә, авыл Советына, кая телисең, шунда шалтыратып була», – диеште алар. «Күпчелек Рифкат абый шалтырата», – дип өстәп куйды Рәмзия.

Таксофон янында яңгыратып сөйләшкән безнең тавышларны ишетеп, тирә-юньдәге йортлар тирәсендә дә кешеләр күренде. Рәмзия безне алар белән таныштырды.
– Шушы авылда туып үскән дүрт сеңел яши бу йортта. Монысы – Фирдания, күп еллар Чаллыда яшәде.
Фирдания Чаллының 41нче бистәсендә кибеттә эшләгән булып чыкты. Ә хәзер туган авылына яшәргә кайткан. «Әти-әни юк, туганнар белән дус-тату булып яшибез», – диде ул.
Күршедәге тагын бер бик җитеш хуҗалыктан Флёра апа чыкты. Кыш көне шәһәрдә яшәп, җәйләрен авылда үткәрә икән. «Шәһәрне яратасызмы?» дигән соравыма:
– Яз җитүгә кайтасы көннәребезне бармак белән саный башлыйбыз, – диеп сокландырды алар. – Авылны сагынып, җәй буе яшәргә диеп ашкынабыз. Һәр ялда балалар, киленнәр, оныклар кайта.
Бик матур ачык зәңгәр төскә буялган капкадан Рәшидә апа күренде. Аны «Бу авылның килене, ире үлде, җәй көннәрендә монда яши», – дип таныштырдылар. Ә Рифкат 87 яшьлек әнисе Мөнәвәрә апа белән яши. Һәр ялда гаиләләре белән энесе, сеңелләре кайтып, ярдәм итеп, булышып торалар.
– Менә шулай без, Түбән башта яшәүчеләр, бер-беребез белән аралашып яшәп ятабыз. Әле безнең тагын Югары баш, Арткы як дигән почмакларыбыз да бар, – диеште алар.
Роза ХӘМИДУЛЛИНА-ГАЙЗЗӘТУЛЛИНА, Мулла Иле авылы кызы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
(Дәвамы алдагы көннәрдә урнаштырылачак)
Нет комментариев