Кәбестәле киңәш
#кирәклекиңәшләр

Кәбестәле киңәш

Кырык катлы тунлы витаминга бай бу яшелчә нык һәм сәламәт булсын өчен, түбәндәге киңәшләргә игътибар итегез әле:

3 л суга даруханәдән алынган бер куык валериан һәм бер аш кашыгы сыек сабынны кушып болгатырга. Әзерләнгән катнашма белән кортлар зарарлаган кәбестәләрне коендырырга. Шуннан соң алар башка аңа якын да килмәс.

Ә кәбестәләрне саклауга җыеп алырга бер ай калгач, нашатырь спирты сиптерергә кирәк булыр. Моның өчен, 5 л суга бер куык (40 мл) нашатырь спирты һәм бер-ике аш кашыгы сыек сабын өстәргә. Әлеге эшкәртүдән соң корткычлар булмас.

Фото: Алия Гаязова, «ЯҮ»


Нет комментариев