Җире барның – җиме бар. Сентябрьдә кайбер бакча эшләре
***
Авырулардан һәм корткычлардан саклау. Агачларның яфракларын, үсентеләрне, чәчәклекләрне һәм куакларны саргая башлаганчы ук (сентябрь башында-уртасында) махсус матдәләр белән эшкәртергә кирәк.
Дымга туендыру. Шуның аркасында агачлар һәм күпьеллык культуралар җиңелрәк кышлый.
Җирнең уңдырышлылыгын арттыру. Салкыннар башланыр алдыннан туфракта биологик активлык кими, шуңа күрә аңа ашламалар белән ярдәм итәргә кирәк.
Даими түтәлләрне планлаштыру, урыннарын билгеләү һәм әзерләү. Төгәл бүленгән һәм тигез утыртылган түтәлләр – мул уңыш һәм бакча пөхтәлеге нигезе.
Уңыш җыю. Беренче кыраулар башланганчы куаклардан калган җимешләрне алалар, шулай ук тамыразыкларны да казыйлар.
Агачларны һәм куакларны санитар кисү. Барлык коры һәм авыру ботакларны юк итәргә кирәк.
Яңа үсемлекләр утырту. Сентябрьдә җимеш агачлары, декоратив куаклар, «тере» киртә өчен үсемлекләр, ылыслы һәм җиләк куаклары утырталар.
Чулпан Гыйсмәтуллина фотосы, «ЯҮ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев