Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Җире барның – җиме бар

Аспирин – бакчачыга ярдәмче

Аспиринны томатлар бик тә ярата. Әлеге күптәнге чарага рәхмәтле булып, помидорлар гөрләп үсә. Ул гөмбә авыруларын гына үтереп калмый, помидорларны да тәмлерәк, сәламәтрәк итә, орлыклары да яхшы тишелә.

Утыртыр алдыннан барлык орлыкларны аспиринлы суда җебетегез. Моның өчен дару төймәсенең дүрттән бер өлешен бер стакан суда эретергә кирәк.


Әлеге эремәне үстентеләргә дә сиптерү яхшы, ул иммуностимулятор булып тора, шуңа алар авырмаячак та. Үсемлекләрнең яфракларын коендырсаң, яшелчәсе дә тизрәк өлгерә, татлырак та була.

Коендыру өчен катнашманы түбәндәгечә ясарга: 1-2 төймә ацетилсалицил кислотасын 4 литр суда эретергә һәм атна ярымга бер тапкыр помидорларны коендырырга һәм бу эшне иртә таңнан башкару яхшы.


Әгәр инде үсемлекләргә авыру тигән икән, аспирин ярдәм итә алмаячак. Шуңа күрә профилактиканы алдан ук башларга кирәк. Сүз уңаеннан, башка яшелчәләр өчен дә аспирин алыштыргысыз чара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев