Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Йомырка кабыгы – ашлама ул

Күпләребез, яхшырак күкәй салсыннар дип, йомырка кабыгын тавыкларга ашата. Әлбәттә, аларга да витамин кирәк. Һәм йомырка кабыгы бакчабызга ашлама да була ала. Шуңа күрә, аны шәһәрдә яшәүче балаларыгыз да ташламасын, җыеп барып, авылга алып кайтсын, дигән киңәш бирәсе килә.

Фото: Рәзилә Хәйретдинова, «ЯҮ»

Йомырка кабыгы – үсемлекләргә яхшы үсү өчен бик тә кирәкле менә дигән кальций чыганагы. Шуның өстенә, кальций туфракта кислоталылыкны да киметергә булыша. Бу инде, туфракның көпшәклерәк булуын һәм ашламаларның яхшырак «эшләячәген» аңлата. Аны җирне казыганда ук ваклап сибәргә яки орлыкларны чәчкәндә чокыр һәм буразналарга салырга була.

Андый тукландыруны нинди яшелчәләр бигрәк тә ярата икән?

Кишер, кәбестә, кыяр, шалкан – барысы да йомырка кабыгына бик сөенәчәк. Аннары редис, торма һәм помидор да аңа каршы түгел. Ә менә бәрәңге белән кузгалакның исе китмәс, алар әче туфракта да яхшы үсә. Агачлардан, кальций бигрәк тә сырганакка, чиягә һәм сливага кирәк. Әгәр дә мөмкинлек бар икән, әлеге яшелчә һәм куакларны беренче чиратта ашлагыз.

Сүз уңаеннан, төелгән йомырка кабыгын лайлач әкәм-төкәмнәр бер дә яратмый. Димәк, йомырка кабыгы әлеге бакчага зарар салучыларга каршы көрәш чарасы да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев