Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Илсөя Бәдретдиновадан гөмбәне кышка әзерләү буенча 3 киңәш

Илсөя Бәдретдинова – татар эстрадасының иң чибәр һәм талантлы җырчыларының берсе.

Аның өстенә әле ул уңган хуҗабикә дә! Гастрольләр вакытында Балтач якларында гөмбәле рецептлар җыеп кайткан.

1. Кышкылыкка гөмбә туңдыру
Ашарга яраклы теләсә кайсы гөмбәне (опята һәм гөреҗдәдән башка) коры килеш чистартып, салкын су белән юарга. Суга лавр яфрагы, түгәрәк кара борыч, сарымсак, укроп (сабагы да, яфрагы да), канәфер, тоз, әз генә аш серкәсе салып, шул рассолда 20 минут пешерергә. Аннан дуршлаг аша сөзеп, гөмбәне пакетларга тутырып туңдырырга. Шуның белән шул. Теләсә кайсы вакытта аласың да, мәсәлән, бәрәңге белән кыздырып ашыйсың.

2. Гөреҗдә тозлау
Гөреҗдәне дә коры килеш чистартып, салкын суда юабыз. Бер тәүлек суда тотабыз. Тәүлек эчендә суны ике тапкыр алыштырабыз. Шулай иткәндә, гөреҗдә әчесен суга чыгарып бетерә. Аннан әлеге дә баягы тәмләткечләр салып кайнаткан рассолда 20-25 минут чамасы пешерәбез. (Бу рецептта аш серкәсе һәм тоз күбрәк өстәлә.) Аннан гөреҗдәне шул рассол белән бергә банкаларга тутырып, зур кәстрүлгә су салып, астына чүпрәк җәеп, банкаларны шунда утыртабыз. Банка эчендәге су кайный башлаганчы тотабыз да алып, тимер капкачлар белән каплыйбыз.

3. Яшелчәле-гөмбәле икра ясау ысулы
Шулай ук ашарга яраклы те­ләсә кайсы чистартылган, юылган (гөреҗдә булса, ачысы чыгарылсын) 3 кг гөмбәне, ярты кг кишерне, ярты кг помидорны, 3 баш сарымсакны иттарткычтан чыгарабыз. Ярты кг суганны вак кына итеп турап, көнбагыш маенда кыздырабыз һәм шуның өстенә иттарткычтан чыгарылган массаны салып, тәменчә тоз, борыч өстәп, кишере пешеп чыкканчы кыздырабыз. Әзрәк аш серкәсе салып, яхшылап болгатабыз. Банкаларга тутырып стерильләштерәбез.

Чыганак: 1001 КИҢӘШ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев