Игътибар – бәрәңге бакчасына!
Июль ахыры – август ае коры булуга карамастан, бәрәңге уңышына сүз әйтерлек түгел быел, шөкер.
Бигрәк тә былтыргысы белән чагыштырганда.
Ел саен шул бер бакчадан зур-зур бәрәңгеләр җыеп алырга өметләнәбез, көткәнебез акланмый икән, тузынабыз, утыртмыйм киләсе елга, сатып алуың күпкә кулай дип, сукранабыз. Шул җирдән гел таләп итәбез дә таләп итәбез. Безгә иң мөһиме зур уңыш алу. Ә җирнең үзенә нәрсә бирәбез соң без? Терлек-туар асрамыйбыз – тирес юк, сатып та аласы бик килми, хәзер аның бәясе теге вакыттагы кебек тоннасы өч тиен түгел шул.
Әмма, кем үзенә ел саен никадәр нигъмәт бирүче җирне, җирдә хезмәт итүне ярата, аңа рәхмәтле – ул иренми дә, акчасын да жәлләми – ашлый да, йомшарта да. Җир дә аңа рәхмәтле.
Олы Ачасырдан Шәйхуллиннарның әллә нинди кысыр елларда да уңышсыз калганнары юк. Күзләр тимәсен! Чөнки җирне хөрмәтлиләр, туендыралар. Әнә быел да Рафаэль абый бәрәңге бакчасына беренче кат итеп салам җәеп йөри иде.
Ә аннары шуның өстенә тирес кертәләр икән. Олы кешеләр, шулай ук эре терлек асрамыйлар, әмма бакчаларына да пенсия акчасыннан өлеш чыгарып, «сыйлау» өчен тиресне сатып алалар. Быел дүрт арба булган. Моның кадәр хезмәт, тырышлык керткән бакчадан тагын да мул уңышлар җыеп алырга язсын.
Өстә искә алган видеоязма астына шәрехләрен калдыручылар да бар. Кемнәрдер, бәрәңгеләрен җыеп алгач, җирне ашлау өчен арыш чәчә, кемдер горчица. Туфрак тукландыруның тагын нинди ысулларын кулландыручылар бар? Киңәшләрегезне көтеп калабыз, телефон номерыбызны беләсез, рәхмәтле булыр идек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев