Яз – витаминга кытлык чор: организмга ничек ярдәм итәргә?
Организмга витаминнар җитмәүнең билгеләре һәм аларны тулыландыру турында сөйләшик.
Фото: ясалма интеллект
А витамины җитмәве: «куриная слепота»
А витамины – күрү сәләте һәм тире сәламәтлеге өчен бик мөһим. Аның җитмәвен тану билгеләре:
- тире һәм лайлалы тышчалыклар кибә;
- эңгер-меңгер вакытта күрү начарлана («куриная слепота»).
Менюга түбәндәге продуктларны өстәгез:
- йомырка сарысы;
- кабак, кишер;
- балык, сыер ите;
- авокадо.
В төркеме витаминнары җитмәве: нерв системасы зыян күрә
В төркеме витаминнары – нерв системасы, матдәләр алмашы, кан ясалу өчен җаваплы. Алар җитмәгәндә:
- ирен читләре бозыла;
- кул-аяклар ойый;
- тиз кызып китүчәнлек күзәтелә.
Ничек тулыландырырга?
Түбәндәге ашамлыкларны көндәлек рационга кертегез:
- тулы бөртекле продуктлар;
- кузаклылар (фасоль);
- чикләвекләр;
- бавыр;
- йомырка;
- сөт ризыклары.
Организмны тернәкләндерүнең гомуми кагыйдәләре
Витаминнарны продуктлар аша тулыландыру белән бергә, түбәндәге гади, ләкин эффектив киңәшләрне онытмагыз:
- Саф һавада йөрү организмны кислород белән туендыра.
- Яхшы йокы (7-8 сәгать) көч туплый, нерв системасын тынычландыра.
- Физик активлык кан әйләнешен яхшырта.
- Җитәрлек су эчү матдәләр алмашын тизләтә
Яз – витаминга кытлык чор. Ләкин дөрес туклану, саф һава, йокы режимы һәм физик активлык ярдәмендә организмны тернәкләндереп, авитаминоздан сакланырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев